Главная страница
Образовательный портал Как узнать результаты егэ Стихи про летний лагерь 3агадки для детей
qrcode

Әниләр бәйрәме. н и л рвал ь с ы г лсин Г р ева к е м с зл ре


Скачать 20.64 Kb.
Названиен и л рвал ь с ы г лсин Г р ева к е м с зл ре
АнкорӘ
Дата12.09.2019
Размер20.64 Kb.
Формат файлаdocx
Имя файлаӘниләр бәйрәме.docx
ТипДокументы
#58845
КаталогОбразовательный портал Как узнать результаты егэ Стихи про летний лагерь 3агадки для детей
Образовательный портал Как узнать результаты егэ Стихи про летний лагерь 3агадки для детей

Ә Н И Л Ә Р В А Л Ь С Ы

Гөлсинә Гәрәева көе һәм сүзләре

Нинди шатлык бүген

Безнең бакчабызда.

Бәйрәмгә килгәннәр

Әниләр барсы да.

Куш. Кушылып җырлагыз

Әниләр вальсына.

Исәнлек, иминлек

Телибез барсына.

Котлап әниләрне

Шаян кояш көлә.

Чәчәк бүләк итик

Бүген син дә, мин дә.

Куш.

Ә Н И Е М Ә

Р. Миңнуллин сүзләре, Г. Гәрәева көе.

(Бу җырның видеосы бар.)

Таңнар да нурлырак, көннәр дә җылырак,

Күңел дә җырлырак янда син булганда.

Таңнар да нурлырак, көннәр дә җылырак,

Күңел дә җырлырак янда син булганда.

Синнән дә яктырак, синнән дә яхшырак,

Синнән дә ягымлы кеше юк дөньяда, Әнием.
Китсәм дә читләргә, әнием шикләнмә,

Талпынып яныңа кайтырмын ерактан.

Китсәм дә читләргә, әнием шикләнмә,

Талпынып яныңа кайтырмын ерактан.

Мин диеп йөрәгең көн яна, төн яна,

Син минем бәхтемә яшисең дөньяда, әнием.

ӘНИЕМ!
Ш А Я Н К Ы З

Г. Гәрәева көе һәм сүзләре.

(Бу җырның видеосын карагыз)

Чигүле читек киям дә

Көзге каршына киләм.

Үзем бәләкәй булсам да

Тыпырдап бии беләм.

Әйе шул, әйе шул,

Көзге каршына киләм.

Әйе шул, әйе шул,

Тыпырдап бии беләм.
Мин елмайсам, ул елмая,

Күптәнге дуслар кебек.

Кайчак шулай шаяртышып,

Алабыз икәү биеп.

Әйе шул, әйе шул,

Күптәнге дуслар кебек,

Әйе шул, әйе шул.

Алабыз икәү биеп.
Көзгедәге шук кыз белән,

Әй, биибез бергәләп.

Икебез дә шат күңелле,

Икебез дә күбәләк.

Әйе шул, әйе шул,

Әй, биибез бергәләп,

Әйе шул, әйе шул,

Икебез дә күбәләк.
Т А Ң С Ы Л У Җ Ы Р Ы.

( Әни белән кызы җырлый)

Р. Миңнуллин сүзләре, Г. Гәрәева көе

Кызым бер җыр уйлап тапкан,

Уйлап тапкан.

Шул җыр килә төрле яктан,

Төрле яктан.

--Мин әнине яратам,

Мин әтине яратам.

Җырлый кызым көндә безгә,

Көндә безгә.

Җыр яңгырый бүлмәбездә,

Бүлмәбездә.

--Мин калачны яратам,

Мин кояшны яратам.

Кызым җырлый, җыры тынмый,

Җыры тынмый.

Бөтен дөнья җырын тыңлый,

Җырын тыңлый.

--Мин өемне яратам.

Мин илемне яратам.
Ч И Г Ү Ч Е К Ы З

Гөлназ гарипова сүз. Г. Гәрәева көе

Чигешләрең бигрәк матур,-

Алтынмы әллә кулың?

Аллы-гөлле ак чәчәкләр—

Гүя, тылсымлы болын.

Аллы-гөлле ак чәчәкләр—

Аллы-гөлле ак чәчәкләр—

Гүя, тылсымлы болын.
Серле күзләреңнең нуры

Күчкәнме соң сөлгеңә.

Шушы нәни кашкарыйлар

Охшаганнар үзеңә.

Шушы нәни кашкарыйлар

Шушы нәни кашкарыйлар

Охшаганнар үзеңә.
Әй. Чибәр кыз! Гүзәллегең

Бар дөньяны балкыта.

Чигеп элгән пәрдәләрең

Тәрәзәне яктырта.

Чигеп элгән пәрдәләрең

Чигеп элгән пәрдәләрең

Тәрәзәне яктырта.

Көмештәй тавышың белән

Чылтырап бер көләсең.

Кешеләрнең күңеленә

Кояш булып керәсең.

Кешеләрнең күңеленә

Кешеләрнең күңеленә

Кояш булып керәсең.

К У Н А К Ә Б И

Г. Гәрәева сүзләре һәм көе.

Әбиемне көтеп алам

Авылда яши бит ул.

Ул килгән көн бәйрәм була,

Аның белән рәхәт шул.

Әби килгәч. үзебез дә.

Кунак кебек йөрибез.

Тәмле әйберләр пешереп

Ашата әбиебез.

Гел елмаеп кына тора

Барыбызны да көйләп.

Кич утырганда, җыелып,

Көлдерә кызык сөйләп.

Әбекәем, син кадерлем,

Тагын кайчан килерсең?

Җәй җиткәч, синең яныңа

Үзем барам, күрерсең.

ГӨЛЕМ ЧӘЧӘК АТКАН

Р. Миңнуллин сүз. Л. Хәйретдинова көе.

Бөтен бүлмә ап-актан, бүлмә ап-актан,

Гөлем ак чәчәк аткан, ак чәчәк аткан.

Моңарчы ник атмаган, ник атмаган,

Мөгаен, җай тапмаган, тапмаган.

Куш. Бүлмәдә бик күңелле,

Кара инде бу гөлне.

Нәкъ әни туган көнне

Гөлем чәчәк аткан.

Җиргә ап-ак кар яуган, ап-ак кар яуган,

Күктә кояш елмайган, кояш елмайган.

Гөлем ак чәчәк аткан, чәчәк аткан,

Хуш исләрен тараткан, тараткан.

Куш:

БӘЙРӘМ ҖЫРЫ

Р.Корбан сүз. Ф. Сафин көе

Күтәренке күңелле,

Бар да көлә, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый серен.

Куш: Тып-тып тама тамчылар.

Җырлап бәйрәм көенә.

“Бәйрәм бүген”,-дип, гүя

Тамчылар да сөенә.

Җырлыйсы килеп кенә,

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме,

Бүген һәммәбезнең дә.

Куш:

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көлә, шат бүген.

Чөнки әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген!

Куш:

ЯР ЧАЛЛЫ ЕГЕТЛӘРЕ

Зифа Нагаева көе

Матур икән ягыгыз,

Бездән сәлам алыгыз.

Сезне уйлап җаннар атып,

Җырлап йөргән чагыбыз.

Куш: Эх, гармун күрекләре,

Юк безнең кебекләре.

Бар да күрсен менә нинди була,

Яр Чаллы егетләре.

Без үзебез кечкенә,

Кечкенә дә төш кенә.

Яр Чаллыны күтәрербез,

Үсеп җитиек кенә.

Куш:

Бер дә үпкәләп тормыйбыз,

Мактана, дисәгез дә.

Безне белмәгән кызлар юк

Яр Чаллы шәһәрендә.

(Әйләнә-тирәбездә).

Куш:

К У Л Ь Я У Л Ы К Л А Р Ч И Г Ә М

М. Ярмиева көе һәм сүзләре

Кулъяулыклар чигәм, әнием мин сиңа,

Кулъяулыклар чигәм, рәсемнәр төшерәм,

Алын бирим микән, агын бирим микән?

Бәйрәмгә әнигә кулъяулыклар чигәм.
Көттем мин ул көнне әнием бәйрәмен,

Бүләк итәрмен дип, чәчәкләр бәйләмен.

Чәчләрем тарадым, көзгегә карадым,

Календарь битләрен һәркөнне санадым.
Кадерле әнием, олылыйм һәм зурлыйм,

Бәйрәмең көнеңдә матур җырлар җырлыйм.

Ак көннәр турында, ал кояш турында,

Җирдәге шат тормыш әниләр турында.

Б Е З -- Т А Т А Р Е Г Е Т Л Ә Р Е

(бу җырның да видеосы бар, минем ВИДЕОГА кереп карагыз)
Җил-давылларны җиңеп.

Нинди бәлаләр килсә дә
Йөрмибез башны иеп.

Бирешмибез бернигә дә
Без имән кебек әле,

Ишетсен әйдә, бар галәм,

Без—татар егетләре.
Кушымта: Бу дөньяда егетләрнең

Юк безнең кебекләре.

Сызгырабыз дөнья ярып,

Без татар егетләре.

Күңелләр шат, җаннар җылы,

Ярату йөрәкләрдә,

Була беләбез шаян да,

Без кыю, зирәкләр дә,

Гел алда булу уйларда,

Йөрмәбез артта калып,

Ишетсен безне бар галәм,

Җырлыйбыз дөнья ярып.

Кушымта:
перейти в каталог файлов

Образовательный портал Как узнать результаты егэ Стихи про летний лагерь 3агадки для детей

Образовательный портал Как узнать результаты егэ Стихи про летний лагерь 3агадки для детей